Логотип
Хәбәрләр

"Сәхнә" - Истанбулда!

“Сәхнә” журналы күргәзмәдә беренче мәртәбә катнаша!

Истанбулда Халыкара Журналлар күргәзмәсе ачылды.  Унберенче тапкыр үтә торган күргәзмә Төркиянең Мәдәният һәм туризм министрлыгы ярдәме белән оештырылды.

Татарстан Республикасы «Татмедиа»ның 10 журналы: «Казан утлары», «Сөембикә», «Безнең мирас», «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын», «Идел», «Сәхнә», «Чаян» һәм «Татарстан» журналларын тәкъдим итә.

“Сәхнә” журналы күргәзмәдә беренче мәртәбә катнаша! Күргәзмәнең төп оештыручысы, халыкара коммуникаторлар ассоциациясе президенты Шәмсетдин бәй Кузеджи: “Сәхнә " журналының беренче тапкыр катнашуы күңелле хәл. Без Татарстан Республикасында журналларның эшчәнлеген игътибар белән күзәттек һәм киләчәктә дә уңышлы хезмәттәшлеккә өметләнәбез. Татарстан журналлары аерым игътибарга лаек, бу журнал тышлыкларында гына түгел, ә эчтәлегендә дә чагыла. Журналлар бик бай эчтәлекле мәгълүмат ирештерә.  Матбугатта күтәрелгән һәр тема әбүнәчеләрдә һәм китап укучыларда чагылыш таба. Журнал коллективына уңышлар, яңа темалар һәм укучылар саны артуын телибез!" – диде Шәмсетдин бәй.

Ярминкәдә катнашучылар арасында журналыбыз зур кызыксыну уяткан. Чараны оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк