Логотип
Хәбәрләр

Син - мәңгелек!..

«Шәүкәт Биктимеровта булган осталык юктан гына бар була алмый. Мондый осталык артист булып, актёр булып туган кешеләргә генә бирелә. Ул тумыштан була. Өйрәтеп кенә кешене җырчы да, театр артисты да ясап булмый. Каннан килгән бу, үзебезнең татар каныннан килгән...»

 

НӘСИМ АКМАЛНЫҢ "ХӘТЕР САНДЫГЫ" ЯЗМАСЫННАН ӨЗЕК. 

 

Әйдәгез, бу юлы Шәүкәт ага Биктимеровны искә алыйк әле. Данлыклы Әлмәндәр образын сәхнәдә гәүдәләндереп, татар халкының бөтен асыл сыйфатларын үзендә чагылдыручы бер өлгегә, символга әверелгән зат иде ул. Үзебездә шундый сыйфатлар тәрбияләргә теләсәк, ул өлгене һәрвакыт искә алып торырга тиешбез.

 

Игътибарыгызга тәкъдим ителә торган таппшыру 2012 елның май ахырында, милләтебезнең сөекле бер кешесе СССРның халык артисты, Татарстанның – Г. Тукай, Россиянең К. Станиславский исемендәге премияләре лауреаты Шәүкәт Биктимеровны соңгы юлга озатканнан соң, эфирга чыккан иде.

Тапшыру истәлекле бер язма белән башланып китә. Татарстан радиосының әдәбият-сәнгать тапшырулары редакциясе баш мөхәррире булып эшләгән шагыйрь Җәүдәт Дәрзаман үз вакытында режиссёр Марсель Сәлимҗановның иҗатына багышланган тапшыру әзерләгән булган. Анда Шәүкәт Биктимеров та катнашкан. Әлеге әңгәмәдә Шәүкәт аганың үз иҗат юлын бәян иткән һәм татар театры хакында уйланган урыннары да бар.

Аннары тапшыру тагын бер уникаль документ белән дәвам итә. Бу – 2008 елда Шәүкәт аганың 80 яшьлек юбилее уңаеннан уздырылган кичәнең язмасы. Тапшыруда шушы кичәдән фрагментлар файдаланылган. Биредә Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев чыгышы да бар. Без аңа җентекләбрәк тукталырбыз, чөнки 14 ел элек ясалган бу чыгыш, беренчедән, тарихи документ буларак кадерле, икенчедән исә, Минтимер Шәрип улы Шәүкәт Биктимеровка нәкъ менә халыкның күркәм сыйфатларын үзенә туплаган шәхес буларак бәя бирә. Чыгышның кайбер урыннарын кәгазьгә күчерик:

«Минем уйлавымча, Шәүкәт Биктимеров белән мин дә сәхнәдәш. Безнең спектакльне, Шәүкәт Хәсәнович «Бу замана» дип атар идем. «Бу замана»да мин сәясәтче ролен уйныйм, ә Син – бөек актёр! Мин беләм, Сине яраталар, ошаталар. Мин дә Синең шәүләңдә президент булып йөрим, Аллага шөкер. Рәхмәт үзеңә! (Алкышлар).

Сиксән яшьлек юбилей, кызганычка каршы, күп очракта болай булмый. Ул истәлек юбилее була, бөек шәхесне узган заманда сөйлиләр. Ә бүген Син безнең белән бергә. Без – Синең белән бергә! Зур бәхет бу. Шулай булсын әле ул!

Һәркемнең үз карашыдыр, һәркем үзенчә кабул итәдер, мин әйтер идем, Синең үзеңә генә хас елмаюың бар. Һәр кеше үзенчәлекледер, ләкин Синең елмаюың бөтенебезгә дә ошый бит, гаҗәп бу! Ходайдан бирелгән бер бүләктер, дип атыйм мин моны. Шәүкәт Биктимеровка гына хас булган бик нечкә, шул ук вакытта үтемле хәйләкәрлек тә бар бу мөлаем кешедә. Әйе, мөлаем кеше Син. Татарның «моң» сүзен тәрҗемә итеп булмаган кебек, «мөлаем» сүзенең дә тәрҗемәсе юктыр, булса да, тәрҗемәсе юк дип сана, Син иң мөлаем кешеләрнең берсе, безнең халкыбызның шундый улы. Рәхмәт шундый булуыңа!

Күп образлар иҗат иттең. Нинди бай гомер, нинди бай иҗади хезмәт бу. Күп милләтле халкыбызга, милләтебезгә армый-талмый шулай хезмәт иткәнең өчен барыбыз исеменнән дә Сиңа тирән ихтирамыбызны белдерәбез.

Бәхеткә, Сезнең бүгенге юбилеегызга, Шәүкәт Хәсәнович, Аллага шөкер, республикабызның иң зур бүләге – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены барлыкка килде. Бөтенебез исеменнән, бөтен халык алдында Сиңа аны тапшырасым килә. (Орден тапшыру мизгеле, алкышлар).

Мондый чакта озын гомер телиләр. Сиңа теләп торасы юк, чөнки Син мәңгелек!»

Әлеге кичәдә Шәүкәт Биктимеров җавап сүзен болай дип әйткән:

«Бу дәрәҗәләргә ирешүем өчен мин Сезгә дә бурычлымын, Минтимер Шәрипович. Менә алтмыш ел театрда эшлим. Һәм Сезнең гаиләгезне шул алтмыш ел буена куйган һәрбер премьерада, һәрбер спектакльдә күрә идем. Сез бөтен спектакльләребезне карап бара идегез. Бервакыт шулай сәхнәгә чыгар алдыннан гримм бүлмәсендә гримм салып утырам, Марсель Хәкимыч бик дулкынланып килеп керде дә: «Биктимер! – ди. – Бүген спектакльне Минтимер карый, син арттырма, чамадан чыкма, сузма!» Сезнең артистлар хезмәтенә зур бәя бирүегез, сәнгатьне, театрны яратуыгыз өчен рәхмәт Сезгә!» 

 

Әлеге язмада сез шулай ук Мәҗит Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театрыннан Рәмзия Хисамова, Алсу Бәхтиева, Азат Бикчуриннарның бөек артистны котлап әйткән сүзләрен, якташлары – Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация чыгышын ишетерсез. Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры исеменнән килгән җырчы Винера Ганиева Шәүкәт Биктимеров белән бер сәхнәдә уйнаган вакытларын сагынып искә ала. Камал театрының баш режиссёры Фәрит Бикчәнтәев, үзенең иҗат юлында Шәүкәт Биктимеров кебек бөек актёр белән очраштырганы өчен, Ходайга рәхмәт әйтә.

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев юбилярны шигырь белән котлый:

Мин Ленин да, Әлмәндәр дә булдым,

Булдым һәрчак үзем.

Әлмәндәрле халык мәңге яшәр,

Бирсен Ходай түзем...

Әйткәнебезчә, тапшыру хәзер инде әһәмиятле бер тарихи документ сыйфатын алган. Анда Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның, Камал театрының легендар директоры Шамил Закировның фикерләре дә теркәлеп калган.

Сөекле җырчыбыз Илһам Шакиров чыгышыннан юллар китерик: «Шәүкәт Биктимеровта булган осталык юктан гына бар була алмый. Мондый осталык артист булып, актёр булып туган кешеләргә генә бирелә. Ул тумыштан була. Өйрәтеп кенә кешене җырчы да, театр артисты да ясап булмый. Каннан килгән бу, үзебезнең татар каныннан килгән...»

Туфан Миңнуллин: «Шәүкәттә безнең халкыбызның бөтен асыл сыйфатлары тупланган. Һәм шуңарга күрә ул бүгенге көндә Әлмәндәрне уйнаучы бердәнбер артист. Киләчәктә дә яшәсен һәм үзеннән соң калган яшьләр Шәүкәт абый кебек талантлы булсыннар!..»

Укучылар игътибарына тәкъдим ителә торган язмада югарыда телгә алынган чыгышлар Туфан Миңнуллинның данлыклы «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакленнән өзекләр белән чиратлашып баралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк