Логотип
Хәбәрләр

Шәриф Камал әдәби премияләре тапшырылды

Бүген татар китабы йортында Шәриф Камал исемендәге Әдәби премия лауреатларын бүләкләү тантанасы узды.

Бүген татар китабы йортында Шәриф Камал исемендәге Әдәби премия лауреатларын бүләкләү тантанасы узды.

Шәриф Камал әдәби премиясе 2020 елда Мәдәният министрлыгы һәм Милли музей тарафыннан оештырыла. Премия 14 – 30 яшьтәге прозаиклар һәм тәрҗемәчеләрне барлау, аларга үсү өчен юнәлеш бирү, иҗатларына ярдәм итү максатыннан тапшырыла.

2023 елдан Ш. Камал әдәби премиясе ике номинациядә һәм ике яшь төркемендә 4 лауреатка тапшырыла. Һәр премиянең күләме – 50 мең сум.

Быел премиягә 32 язучы һәм 11 тәрҗемәче дәгъва кылган. Аларның эшләрен шагыйрь, Тукай бүләге иясе Разил Вәлиев җитәкчелегендә конкурс комиссиясе бәяләде. «Иң сөендергәне – бу бәйгедә катнашучыларның елдан-ел остара, камилләшә баруы. Телне үстереп булмый, аны бары тик камилләштереп кенә була. Ә телне камилләштерү өчен иң кирәкле чара ул – әдәбият», – дип искәртте жюри рәисе Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев.

Әлеге бәйгенең әһәмиятен ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Нотфуллин да билгеләп үтте: «Безнең әдәбиятыбызның һәм мәдәниятебезнең киләчәге сезнең кулда. Мәдәният министрлыгы бу премияне һәрвакыт хуплап килде. Бәйгенең географиясе елдан-ел киңәя, катнашучылар саны арта һәм бу безнең эшебезнең дөрес юнәлештә булуын ассызыклый», – дип лауретларга мөрәҗәгать итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк