Логотип
Хәбәрләр

Ришат Фазлыйәхмәтов: "Яңалыгым бар"

Яңалыгым бар дигәч, без дә шулай дип елмаештык.

Ришат белән Тәтишкә бәби көтә... дип уйладыгызмы сез дә? Яңалыгым бар дигәч, без дә шулай дип елмаештык. Юк шул, Ришат 33 яшьлеген зурлап билгеләп үтәргә җыена. «Яңа ел минем өчен бик сөенечле һәм көтелгән вакыйгалардан башланып китте. Аллага шөкер, зур адымнар белән куйган максатларыма атлап түгел, йөгереп барам!Бик тиздән максатлар рәтендәге тагын бер җиңүемә үтәлү билгесен куярмын», – дигән Ришат. Ул күп еллар дәвамында Казан үзәгендә мәһабәт Пирамида күңел ачу комплексында концерт үткәрергә хыялланып йөргән икән. Менә ул концертларга әзерлек инде башланган да! «Бик нык дулкынланам, әзерләнәм, көтелмәгән сюрпризлар, образлар әзерлим! 12 февраль көнне Пирамида сәхнәсендә әле берегезгә дә таныш булмаган икенче Ришат Фазлыйәхметовны күрерсез! Ну дуслаааар, мощно булачак! Артыгын язып, серләрне чишмим, килеп күрегез!» - дигән Ришат.

Уңышлар телик әле Ришатка!

Фото социаль челтәрләрдән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк