Логотип
Хәбәрләр

Ринат Рахматуллин үлгән дигән хәбәр таралган

Берничә көн элек Ринат Рахматуллин инстаграм битендә видео-мөрәҗәгать урнаштырды. Җырчы турында ялган мәгълүмат таралган икән. Ул Буада юл һәлакәтенә эләккән, дип сөйлиләр. Җырчы бу хәлгә ачыклык кертергә булды.

«Ике көн инде ватсабыма төрле эчтәлектәге смс-хәбәрләр килә. Хәлләремне сорашып язалар. Хәтта Россия төбәкләреннән хәбәрләр килә. Имеш, мин авариягә эләгеп үлгән, имеш, өч кешене үтергәнмен, имеш, яшүсмер баланы бәрдергәнмен.

Кемдер Буада булган аварияне фотога төшереп, анда Ринат Рахматуллин да бар, дип ватсап аша тараткан. Ул фотоны үзем дә Буа төркемендә күрдем. Дөресен генә әйткәндә, мин «шок»та», – дип сөйли җырчы видеода.

Әлеге вакытта бу эш белән тикшерү комитеты шөгыльләнә. Мәгълүмат чыганагын эзлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Озак яшэрсез! Бердэ кайгырмагыз