Премьера!
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без – 41 нче ел балалары” повесте буенча куелган спектакльнең премьерасы үтте. Куючы режиссёр һәм шулай ук инсценировка авторы – театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов.
Халык аеруча яратып, якын күреп укыган һәм инде классикага әйләнгән әсәрләр арасында Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без – 41 нче ел балалары” повесте моңа кадәр төрле формаларда халыкка тәкъдим ителгән иде инде. Телевизион форматта – К. Тинчурин театры артистлары укылышында да күрдек, 2022 елда фильм да төшерелде (ни кызганыч, бу фильмны киң катлам күрмичә калды, күпчелек ул фильмның чыгуы турында белми дә калды бугай. Монда инде кино өлкәсендә “йөзүчеләрне” тәнкыйтьләргә була). Бу юлы әлеге күләмле әсәр Чаллы театры сәхнәсенә менде һәм, әйтергә кирәк, спектакль уңышлы куелган. Моңа, беренче чиратта, тамашачыларның бер сулышта булып, төрле хисләр тудырган мизгелләрдә бертөрле үзенә күрә дәлил булды. Фойеда, спектакль башланыр алдыннан, әсәр темасына туры китереп эшләнгән интерактив уен да оештырылган иде, җыр-биюләр дә булды.
Театрның баш режиссёры Олег Кинҗәгулов сүзләренчә, спектакльнең премьерасы язучының 95 еллыгы белән очраклы рәвештә генә тәңгәл килгән. Гади караучы “менә бит, Мөхәммәт ага тууның 95 еллыгына нинди зур вакыйга!” дип килә һәм театр җилкәсенә бермә-бер җаваплылык төшә. Күп кенә чыганакларда Мөхәммәт Мәһдиев 1930 елның 1 декабрендә туган дип бирелсә дә, кызы Гәүһәр ханым чынлыкта язучының 1929 елда тууын искәртте.
Спектакльнең куелышына кагылышлы сораулар күп түгел иде. Ник дигәндә, режиссёр язучының телен бозмыйча, спектакльне күбрәк хикәяләү рәвешендә корган. Монда хәтта автор да геройлар белән беррәттән “сәхнәгә чыга” – Мөхәммәт Мәһдиев образын гәүдәләндергән Марсель Мосавировның уены әсәр геройларының диалоглары белән аралашып барды һәм аның автор икәнлеге вакыт-вакыт онытыла да иде. Афәрин! Артистларның уены тамашачыларның күңеленә хуш килде – төрле эмоцияләр тудырырга тиешле мизгелләрдә зал тулы игътибарлы тамашачы геройларга теләктәш булды. Декорация спектакль башында статик булып тоелса да, сәхнәләр алмашынган саен ул да “җанланды”. Монысы өчен рәссам Ләйсән Хөсәеновага аерым рәхмәт! Спектакль буена тиешле урыннарда көчәеп яки тынып торган көйләр авторы – композитор Рөстәм Гайнетдинов. Ут куючы рәссам Денис Иванов һәм хормейстер Әнәс Фәйрушинны искә алмый мөмкин түгел. Спектакль тудыруда барысы бер булып, тамашачы күңелен яуларлык эш эшләнгән!
Премьерага Казаннан Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы Гәүһәр ханым белән бергә бардык. Театр өчен дә, премьера көне өчен дә бу үзенә күрә нур өстенә нур булды. Язучының эчке дөньясын һәм иҗатын кызыннан да яхшырак белүче бармы икән? Спектакль барышында еш кына, үзенә сиздермәскә тырышып, Гәүһәр ханымның спектакльгә мөнәсәбәтен күзәттем. Һәм, әйтергә кирәк, аның ихлас елмаюы, кәмит сәхнәләрдә чын күңелдән көлүе, моңсу мизгелләрдә тамашачылар белән беррәттән боегуын спектакльгә уңай бәя бирү итеп кабул иттем. Димәк, куючылар өметне аклаган!
3 сәгатьтән артык барган әлеге спектакльдә язучы тасвирлаган вакыйгалар бик нечкә рәвештә тамашачыга тәкъдим ителгән, яшүсмерләрнең проблемалары һәм аларның чишелеше дә бирелгән. Тагын шунысын да искәртү мөһим: инде күп еллар сәхнә тоткан атаклы артистлар белән беррәттән яшь артистларның сынатмавы да бик сөендерде. Артистлар барысы бер рухта уйнады. Ә иң тетрәндергеч һәм җанны телгәли торган сәхнә ахырга калдырылган. Инде спектакль тәмам дигәндә генә Зарифуллинның авылда сугыштан кайткан абыйсы белән утынга барулары һәм каравылчы Гайфинең шул утынны кире илтергә мәҗбүр итүе. Реаль тормыш та еш кына гаделсез рәвештә шулай “урынга утырта” бит. Мондый финал белән режиссёр шуны искәртергә теләгәндер дип кабул иттем…
Таңсылу МОСТАФИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк