Логотип
Хәбәрләр

"Ниһаять! Мин үзгәрешләргә омтылуыңны сизәм"

Минтимер Шәймиев президентлыктан китәргә уйлагач...

 

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстан Президенты вазифасыннан китәргә җыенуы турында хатыны Сәкинә ханымның ничек сизгәне турында сөйләде.

«Гадәттә, мин беркайчан да үз ниятләремне алдан сөйләмим. Безнең гаиләдә шулай кабул ителгән иде: үзем сөйләмичә, беркем дә миннән бер нәрсә турында да сорашмый: тормыш үз җае белән бара, бары әйбәт кенә барсын иде. Тик ак көчекне күргәч, Сәкинә аңлап алды», — дип аңлатты Шәймиев.

Эш шунда ки, Минтимер Шәрипович һәрчак эт алып алырга теләгән һәм берничә тапкыр аның шул теләге турында белгән кешеләр көчекләр дә бүләк иткән. «Бик җаваплы кеше буларак, мин аларны башка яхшы кулларга тапшырдым, җан иясенә бит кешелеклеле караш, тиешле игътибар кирәк, дип санадым. Ә мин, республика башлыгы буларак, үзем мондый мөнәсәбәт белән карый алмас идем этне», — дип аңлатты җитәкче «ТНВ» телеканалына биргән интервьюсында.

Ниһаять, 2009 елның гыйнварында Минтимер Шәймиевкә ак лайка көчеге бүләк иттеләр. Ул этне дачага илтеп куйган, аңа вольер корган. «Менә шунда Сәкинә тиздән үзгәрешләр булачагын сизеп алды да инде. Ул беренче булып: „Ниһаять! Мин үзгәрешләргә омтылуыңны сизәм“, диде», — дип билгеләп үтте Шәймиев.

Эткә Минтимер Шәрип улы Габдулла Тукай шигыре герое Маэмай кушаматы биргән дип яза татар-информ.

Фото:ТИ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк