Логотип
Хәбәрләр

"Әни, бар, көч туплап кайт, синең эшең күп булачак әле..."

Лилиягә бары 28 яшь иде. Хәзер зур көч куеп төзегән йорты да, кызы Латифа да ялгыз калды...

Танылган блогер Гүзәл Хөснетдинованың бертуган сеңлесе, Чистай районында урнашкан «Хозур хәләл» кафесы хуҗасы Лилия Гафурованың өчесен уздырдылар. Билгеле булганча, Лилия юл фаҗигасендә һәлак булды. Күпләр аны чираттагы заказын әзерләп кайтканда рульдә йоклап киткән дип сөйләгән иде. Апасы Гүзәл аңлатуынча, рульдә Лилия үзе булмаган, дус кызы Миләүшә юлда торган ремонт билгесен әйләнеп үтәргә теләгәндә, машинаны юл читенә борып аткан һәм ул әйләнеп капланган. Лилия тәрәзәдән чыгып очкан, Миләүшә ярдәмгә ашыкканда аның сулыш алуы авырлашкан булган инде.

Апасы Гүзәл сеңлесенә бәйле истәлекләре белән уртаклаша, аның белән бергә төшкән фото-видеоларны куя. «Мине сеңлемнең үлемендә хайп тота», дип сүгүчеләр дә бар. «Мондый кайгылы вакытта хайп турында уйлап буламыни», – ди Гүзәл. Ул хәзерге вакытта барыбызга да бик авыр, бигрәк тә әнием, Лилиянең кызы Латифаның нинди халәттә булуын күреп, йөрәгем өзгәләнә, ди. Коръән ашында әнисе Фәридә дә: «Бу халәттә калырмын дип уйламадым. «Әни, бар, бераз ял итеп кайт, көч тупла, синең әле эшең күп булачак», – дип мине Дагыстанга ял итәргә җибәрде. Заказларны күп җыйган иде шул. Ә үзе мине ташлап китте», – дип елый әнисе.

Лилиягә бары 28 яшь иде. Хәзер зур көч куеп төзегән йорты да, кызы Латифа да ялгыз калды... «Латифа миңа «әни» дип эндәшә, күрәсең, бу аңа әнисен янәшәдә кебек тою хисен бирәдер, – апасы Гүзәл. – Әмма үземнең балаларым Рания белән Радэл килеп кочакласа, 9 яшьлек Латифа көнләшә башлый. Мине башка балалар белән бүлешәсе килми. Ул әнисенең бердәнбер кызы иде шул...» Гүзәл үзе дүрт бала әнисе. Ире Рушан Латифаны тәрбиягә алырга каршы түгел. Билгеле булганча, Лилиянең беренче ире Русланны төрмәгә утырталар. Ә икенче ире Рамил белән алар әле берничә көн элек кенә никах укыткан иде. Фаҗига көнендә Рамил үз туган якларына кайтып киткән булган.

Гүзәл 29 июньдә гаиләсе белән ял итәргә барырга планлаштыруын әйтте. Закон буенча, әлегә ул Латифаны үзе белән ала алмый, баланы үз әнисеннән башка чит илгә чыгармыячаклар. Әмма җае чыгу белән без бергәләп китәчәкбез, ди Гүзәл.

Гүзәлнең җырчы Фирдүс Тямаевка да үтенече бар. Фирдүснең соңгы концертлары вакытында Лилия Гафурова кунакларны каршы алып, мул табыннар әзерләп торган. «Шундый дуслашкан идек, – дигән Фирдүс. – Хәзер «Китмә» дигән җырым яңгыраганда гел син искә төшәсең...» Гүзәл дә Фирдүстән бу җырны Лилиягә багышлавын сорый. Лилия Фирдүс Тямаев иҗатын яраткан булган.

«Бу сынау газапларын Аллаһы Тәгалә үзе җиңеләйтсен. ИншәАллаһ, бу авырлыкларны үтеп чыгарбыз», – Гүзәл. Гүзәлгә, аның әнисенә без дә сабырлык телибез! Лилиянең урыны оҗмах түрләрендә булсын...

Фотолар Гүзәл Хөснетдинова һәм Лилия Гафурованың социаль челтәрдәге аккаунтларыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк