Логотип
Хәбәрләр

"Мәшәкатьләр бетте бит, күкрәк зурайтасы калды" (18+)

Шартлар бик уңай, мин нәтиҗәдән канәгать

Җырчы Илназ Сафиуллинның хатыны Айгөл Төркиядә күкрәк “үстереп” кайткан. Ни өчен Төркия булганын һәм күкрәкләрнең ничә сумга “төшкәнен” ул социаль челтәрдәге сәхифәсенә язылучыларга сөйләде. Баксаң, мондый хыял белән яшәүчеләр бик күп икән. Алар Айгөлгә бер-бер артлы сораулар яудыра торды. “Бала имезгәч, күкрәк формасы бик үзгәрде. Шуннан ышанычлы хирурглар эзли башладым, икене таптым. Берсе – Мәскәүдә, икенчесе Төркиядә. Барлык уңай һәм кимчелекле якларын уйлый торгач, Төркия клиникасын сайладым. Монда анализлар, дару препаратлары һәм операциядән соң киелергә тиешле эчке киемнәрне үзләре бирәләр. Шартлар бик уңай, мин нәтиҗәдән канәгать”, – ди Айгөл. Бөтен уңайлыклары булган кунакханәдә яшәү, югары комфортлы клиникада яшәү, трансферны кертеп, “яңа күкрәкләре” 4500 еврога чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк