Логотип
Хәбәрләр

Миңгол абыйда - кунакта

Әйе, миңа үсә башлагач та, әтинең сеңлесе Зәйтүнә апа «И, балакаем, син кешегә дә охшамаган идең, без сине исән калыр дип уйламаган идек», – дип әйтә иде. Шөкер, Аллаһы Тәгалә миңа гомер биргән.

«Хәерле көн, хөрмәтле дуслар! «Сәхнә» дигән журнал да, сәхнә сүзе дә бик әһәмиятле төшенчәләр. Чөнки рухи тәрбия өлкәсендә сәхнәнең иң зур мөмкинлекләре бар», – дип башлады сүзен Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев. Бу айда «Сәхнә» журналы артистның өендә кунакта булды. Үзенчәлекле тавыш иясе Миңгол Галиев журнал битләрендә укучыбызга иҗатка килү тарихын бәян итә. Артист белән әңгәмәнең әлеге язмага кермәгән кызыклы фикерләрен QR-код аша үтеп, «Сәхнә сере» тапшыруының яңа чыгарылышыннан карагыз.

– Миңгол ага, нинди уй-фикерләр, нинди планнар белән яшисез?

– Уйлар-планнар бик зур, чөнки мин гомерем буе шушы сәнгать белән яшәгән кеше буларак, аның әһәмияте зур булуын да беләм. Кечкенәдән әнинең мөнәҗәтләрен тыңлап үскәнмен мин. Гомерем буе алган белемемне тапшыру өчен үземнең дәвамчыларымны табасым килә. Ни өчен дисәгез, тумышым да минем шундый шартларда булган. Сугыш башланганда әти Балахово шахталарында булган, ул вакытта авылдан шахталарга җибәргәннәр. Кая барсаң да бөтен җирдә авыр эшләрдә эшләгәннәр. 24 июньдә сугыш башланганда әти шунда калган. Минем туганны белеп, минем өчен посылка салган булган ул. Кайберәүләр кайта алган, әти кайтмыйм, барыбер юлдан армиягә алачаклар, дип калган. 41 елның ноябрь айларында аны хәбәрсез югалды дип әйткәннәр, соңыннан инде һәлак булуы турында әйтелә. Чөнки ул вакытта Мәскәүне саклау өчен бөтен көч куелган. Салкын кыш вакытында бик күп кешеләр кар араларында калган. Ә мин сугыш башланган урак өстендә августның 27сендә дөньяга килгәнмен. Әниемнең беренче баласына 9 яшь тулмаган, ә мин бишенче бала булып 7 айдан кыр шартларында туганмын.

– Сезне бит исән калыр дип тә уйламаганнар...

– Әйе, миңа үсә башлагач та, әтинең сеңлесе Зәйтүнә апа «И, балакаем, син кешегә дә охшамаган идең, без сине исән калыр дип уйламаган идек», – дип әйтә иде. Шөкер, Аллаһы Тәгалә миңа гомер биргән. Һәм бу бик әһәмиятле, гомер биргән икән, димәк миңа вазифа да өстәгән дип уйлыйм. Чөнки мин шушы 4-5 яшьлек чакларымда өйдәге сәндрәдә безгнең өйгә җыелып апалар-әбиләрнең кайгыларын уртаклашып, мөнәҗәтләр әйтеп, Коръән укыганын тыңлый идем. Әниемнең ничек җаны-тәне белән мөнәҗәтнең эчтәлеген биреп, кешеләрнең күңеленә үтеп керердәй башкаруы әле дә күз алдымда.

Язмыш мине сәхнә юлына үзе керткәндер. Мәктәптә авырлыклар белән укыдым мин, еш авыру аркасында күләгә кебек яшәгәнмен. Шулай да мин кеше арасына керергә тырыштым. 7-8 классларда укыган вакытта җәй көне иртәнге таңнан сәгать 5тә колхоз машинасының кузовына менеп баса идем. 9нчы сыйныфларда төннәрен ат көтүе көтә идем. Шаклар катам мин ул хайваннарның нинди акыллы булуына. Иреккә чыгаргач, урман эчләренә кереп, кайда гына таралып йөрсәләр дә, иртә таң ату белән, эшкә барасыларын белгәндәй, кире җыелалар иде.

Балачагым да гел сәнгатькә бәйләнешле булды. 1957 елны мине мәктәптән Казанга фестивальгә җибәрделәр. Шул чакта «Ике йолдыз» җырын башкарып, лауреат исеменә лаек булдым. Ә 9 нчы сыйныфта классыбыз алдынгы булгач, автобусларга утыртып, барыбызны да Казанга экскурсиягә алып килделәр. Аннан соң Ирек мәйданыннан Тукай мәйданына төшкән вакытта укытучыбыз миңа: «Әнә, күрәсеңме, Миңгол, консерватория дип язылган. Менә шушында җырларга өйрәтәләр инде», – ди. Ә мин авыл баласы, үземчә көлеп, эшкә өйрәтәләр ул, бөтен кеше җырлый белә бит инде дип уйлыйм эчтән генә.

– Сез үзегездә табигый моң булгач, башкалар да җырлап туа дип уйлагансыздыр инде?

– Чыннан да бөтен кеше җырлый бит инде. Әниләр көйләгән-җырлаган, авылда яшьләр гармуннар уйнап, көйләгән... 10 нчы сыйныфны бетергәч, нишләргә белмичә йөргәндә безне клубтан бию фестиваленә җибәрделәр. Хәтерлим, шунда миңа күн итек эләкмәде. Белсәң, Казанга килеп кирза итек белән биеп йөрдем! Аннан кайттык, авылда бөтен кеше кая барырга дип эзләнеп йөри. Шунда әни: «Әй, кеше балалары булганда, безнекеләрдән юк инде ул» дип әйтеп куйды. Менә шушы сүз мине этеп җибәргәндәй булды. Тиз генә документларымны җыйдым да, химия укытучыбыз Дилярә Юнысовна әйткән консерваторияне эзләп киттем. Документларны кабул итүче кеше карады да «Без бит 18 яшьтән генә алабыз», – ди. Аннары күтәрелеп миңа карады да, минем хәлемне аңлап, «ярар, алабыз» диде. Миңа 18 яшь әле августның 27сендә генә тулырга тиеш иде, имтиханнар июльдә булса, августка кадәр әле ике ай бар. Кулыма кәгазь тоттырып, консультациягә кертеп җибәрде. Килеп кердем, класста чандыр гына бер урыс абзый утыра. «Өй артында шомыртым бар, яннарында чияләр шул, яннарында чияләр...» дип җырлап күрсәттем. Ул вакытта консерваториядә танылган җырчы Фәхри абый Насретдинов та эшли иде. Аның белән дә танышып, җырларымны күрсәттем. «Тагын нинди җырлар белән?» – ди Фәхри абый. Ул вакытта безнең бөтен яшьләр арасында «Чын мәхәббәт» спектакленнән Басыйр җыры популяр иде. Имтиханда шушы җырны җырларга кушты.

1959 елның июль ае минем өчен тагын бер вакыйга белән әһәмиятле. Шул елны мин Сара апа Садыйкова белән дә таныштым. Ул вакытта Сара апа Горький клубында хор алып бара иде. Инде имтихан көне килеп җитте. Мине класска чакырып алдылар да, Фәхри абый мине комиссиягә «Пожалуйста, товарищи, вам пастух», – дип таныштырды. Мин җырладым, ә Сара апа пианинода уйнап торды. Шушыннан соң без аның белән гомер буе бергә булдык. Соңгы юлына кадәр үзем озаттым мин аны.

Инде укый башладым, Фәхри абый мине күп нәрсәгә өйрәтте. Авызны киң ачып түгел, тавыш аппаратын җылытып, мускулатураны ныгытып җырлауга өстенлек бирә иде ул. Сессия арасында була торган зачетларның берсендә Фәхри абый мине: «Әйдә, мин сине беренче кертим әле, комиссиянең күңеле күтәрелеп китсен», – дип кертеп җибәрде. Җырлап чыктым, зачет тәмамланды. Карыйм, Фәхри абый бик күңелсезләнеп чыкты да, борчылган тавыш белән «эх, инәсен!» дип куйды. Шушы вакыйга минем гомергә хәтеремдә калды. Комиссия әгъзалары мине бетереп ташлаганнар икән. Янәсе дөрес җырламый, дип бик каты бәйләнгәннәр. Фәхри абый да миндә нишләргә белмәдек шул вакытта. Шуннан озак та үтмәде, икенче яртыеллыкта Фәхри абый эшеннән китте. Белүемчә, үзе теләп китмәде. Чөнки әле күп еллар үтеп, мин консерваторияне тәмамлаганнан соң, музыка факультетында эшләгән вакытларда да музыка факультетындагы студентларга җыр дәресләре укытып йөрде Фәхри абый. Бик яратты ул студентлар белән эшләргә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк