Логотип
Хәбәрләр

«Мәдәниятсез милләт юк»

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Чечен Республикасы мәдәният министры Айшат Кадыйрова ике республиканың алга таба кайсы юнәлешләрдә хезмәттәшлек итә алуы хакында фикер алышты.

Чечен Республикасы мәдәнияте көннәренә килгән делегация вәкилләре Татарстаннан милли театр студияләре идеясен алган, Милли китапханә эшчәнлеге белән кызыксынган.

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Чечен Республикасы мәдәният министры Айшат Кадыйрова ике республиканың алга таба кайсы юнәлешләрдә хезмәттәшлек итә алуы хакында фикер алышты.

«Безнең уртак якларыбыз күп – бүген Чечен Республикасы сәнгате күргәзмәсендә мин моны аеруча тойдым. Сезне Татарстанда күрүемә шатмын», – сәламләде Ирада Әюпова кунакларны.

«Безнең төп уртак ягыбыз – дин. Республика җитәкчеләренең дуслыгы безгә өстәмә импульс бирә. Безнең беренче Президентыбыз: «Мәдәниятсез милләт юк», дип әйтә иде. Шушы лозунг нигезендә Айшат Рамзан кызы белән берлектә мәдәниятебез тиешле югарылыкта», - диде Чечен Республикасының туризм буенча министры Мөслим Байтазиев.

Ирада Әюпова Чечен Республикасына «Федерация» милли театрлар фестивалендә Татарстан театрларын яхшы кабул иткән өчен рәхмәтләрен җиткерде.

«Без милли театрлар фестивале үткәреп дөрес юл сайлагансыз. Театр ул традицион мәдәниятнең яңа югарылыкка күтәрелүе. Без алга таба да бик рәхәтләнеп бу фестивальдә катнашыр идек. Театрлар аннан рухланып кайта», – диде ул.

Ирада Әюпова республикада халык театрлары күп булуын һәм алар өчен махсус фестиваль оештырылуын әйтте. «Бу мәсьәләдә зур тәҗрибәбез бар – без бүлешергә әзер. Без хәзер балалар өчен дә шундый театр студияләре ачабыз. Бу телне саклау инструменты да», – диде ул.

Ирада Әюпова Чечен Республикасы Мәдәният министрлыгын Милли костюм театры юнәлешендә белән уртак проектлар булдырырга чакырды. Кунаклар идеяне хуплап, үзләренең театраль милли киемнәрне реставрацияләү өлкәсендә тәҗрибәләре булуын да әйттеләр.

Чечен делегациясе халык мирасы булган бик күп кулъязмаларның югалуын, аларны күрше республикаларның архивлары аша да эзләтүләрен әйттеләр. «Безгә чечен халкына кагылышлы бөтен мәгълүмат кызыклы», диде алар. Татарстан да тугандаш халыкка ярдәм итү максатларында үз архивларында чечен халкы мирасына бәйле кулъязмалар булу-булмавын барлап чыгачак.

Чечен мәдәнияте көннәре бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә ябылачак.

Бу хакта Татар-информ хәбәр итә

Фото Реальное время

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк