Хәбәрләр
Марсель Хәким улы Сәлимҗановның тууына 89 ел
Республика премиясен тапшыру тантанасы да узачак.
Бүген Г. Камал театрында Марсель Сәлимҗанов премияләре тапшырыла. 2023 елның 7 ноябрендә Марсель Хәким улы Сәлимҗановның тууына 89 ел. Бу көнне, традиция буенча, Камал театрында премьера - "Игезәк" спектакле. Шулай ук ике елга бер тапкыр танылган театр режиссеры истәлегенә Марсель Сәлимҗанов исемендәге театр сәнгате өлкәсендәге Республика премиясен тапшыру тантанасы да уза. Премия Татарстан Республикасы Президенты указы белән булдырылды.
Г. Камал театры матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк