Логотип
Хәбәрләр

Күрешкәнгә кадәр!

Күрешкәнгә кадәр!

Бүген  19.00дә «УРАМ» экстрим-паркында татар телендә брейк-данс буенча мастер-класс узачак. Чара Казан Мэриясе тарафыннан шәһәрнең парк һәм скверларында уза торган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында оештырыла.

Брейк-данс буенча татар телендәге мастер-классны «EXCLUSIVE COLLECTION»  брейкинг профессиональ мәктәбе тренеры, брейкинг буенча халыкара һәм Россия чемпионатлары катнашучысы, «Action Man» командасы әгъзасы Рушан Илдарханов һәм бөтенроссия һәм халыкара фестивальләр җиңүчесе Руслан Шәйхетдинов (Bboy Liquid) үткәрәчәк.

Искәртеп узыйк, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» парклардагы җәйге иҗат һәм спорт дәресләре 2021 нче елда, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында, башланып китте. Узган ел 14 мастер-класс үтте. Быел проект дәвамында «Ярмәк вагы» татар биюе нигезләре, чечетка, аэробика, татар халык биюе буенча мастер-класслар узды.

Сезне барыгызны да бергәләшеп брейк-данс нигезләрен өйрәнергә чакырабыз. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» чаралары Казан Мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә сентябрьгә кадәр уздырыла. Җәй айларын күңелле итеп үткәрик. Күрешкәнгә кадәр! +12

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк