Логотип
Хәбәрләр

Композитор Нәҗип Җиһановны искә алачаклар

Композитор Нәҗип Җиһановны искә алачаклар

Фондлардан җанлы классик һәм раритетлар: музейда композитор Нәҗип Җиһановны искә алачаклар.

15 гыйнварда, Нәҗип Җиһановның туган көнендә, Татарстанның Милли музеенда композитор әсәрләре башкарылачак, аның мемориаль коллекциясеннән раритетлар тәкъдим ителәчәк, уникаль кинохроника кадрлары күрсәтеләчәк.

Нәҗип Җиһанов (1911-1988) – композитор-классик, татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе, Казан консерваториясенә нигез салучы һәм аның беренче ректоры, Татарстан Композиторлар берлеген оештыручы һәм беренче җитәкчесе; ХХ гасыр музыка мәдәниятендә Татарстанда гына түгел, гомумән Россиядә иң эре фигураларның берсе.

Чара 15 гыйнварда 12:00 дә башлана, музейга керү билетлар буенча башкарыла, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк