Логотип
Хәбәрләр

Хәрәкәтең бәрәкәтлеме?

«УРАМ» экстрим-паркында татар телендә брейк-данс буенча мастер-класс узды. Чара Казан Мэриясе тарафыннан оештырыла. Әлеге мастер-класс шәһәр парк һәм скверларында уза торган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты дәвамында уздырыла.

2 августта «УРАМ» экстрим-паркында татар телендә брейк-данс буенча мастер-класс узды. Чара Казан Мэриясе тарафыннан оештырыла. Әлеге мастер-класс шәһәр парк һәм скверларында уза торган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты дәвамында уздырыла.

Татар телендә брейк-данс буенча мастер-классны «EXCLUSIVE COLLECTION»  брейкинг профессиональ мәктәбе тренеры, брейкинг буенча халыкара һәм Россия чемпионатлары катнашучысы, «Action Man» командасы әгъзасы Рушан Илдарханов һәм бөтенроссия һәм халыкара фестивальләр җиңүчесе Руслан Шәйхетдинов (Bboy Liquid) үткәрде.

Рушан Илдарханов брейкинг белән 14 яшеннән бирле шөгыльләнә. Барысы да шифаханәдәге очрактан башланган, дискотекада брейк-данстагы «helicopter» («вертолет») хәрәкәтен ясаучы егет аны ялгыш аягыннан еккан. Шул егылу аркасында Рушан үзе дә сизмәстән брейк-данска кереп киткән.

«Мастер-класс дәвамында без брейкингның төп нигезләрен өйрәтәбез. Бер дәрес эчендә катлаулы булмаган күнегүләр җыелмасын ясарга өйрәнеп була. Алга таба аның ярдәмендә үз күнекмәләреңне тагын да яхшыртырга мөмкин. Брейк-данс – ул акыл, физик үсеш ягыннан күп мөмкинлекләр бирә торган бию. Мисал өчен, мин балаларыма инглиз телен брейкинг элементлары аша өйрәтәм. Алар саннар, төрле сүзләрне истә калдыра. Моннан тыш, әлеге бию белән шөгыльләнү үз-үзеңә ышанычны арттыра, зур аудитория алдында үзеңне тотарга ярдәм итә, актерлык осталыгын яхшырта, ягъни брейкинг һәрьяклап үсеш бирә», – ди Рушан Илдарханов.

Мастер-класс барышында балалар һәм аларның әти-әниләре брейкингның «ике адым», «өч адым», «алты адым», «ташбака», «сальса-степ», «кросс-степ», бэби-фриз», иңбашында тору кебек күнегүләрне өйрәнде. Дәрес ахырында катнашучылар яңа күнегүләрне ныгытты һәм джем оештырып, һәрберсе үзенең күнекмәләрен күрсәтте.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының татарча булуы миңа ошый. Мин бирегә һәрвакыт дусларымны чакырам, гаиләм белән киләм. Үзем дә балачакта брейк-данс биергә өйрәнергә теләгән идем. Шуңа баламны бирегә алып килү форсаты тугач, бу минем өчен зур бәхет булды», – дип сөйләде яшь әни, журналист Зөләйха Камалова.

Исегезгә төшерәбез, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» парклардагы җәйге иҗат һәм спорт дәресләре 2021 нче елда, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында, башланып китте. Узган ел 14 мастер-класс үтте. Быел проект дәвамында «Ярмәк вагы» татар биюе нигезләре, чечетка, аэробика, татар халык биюе буенча мастер-класслар узды.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» чаралары Казан Мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә сентябрьгә кадәр уздырыла.

Киләсе мастер-класс 9 августта Бауман урамында узачак, ул татар биюенә багышлана. Чараларның тулы расписаниесе белән @milli.kzn телеграм-каналында танышып барырга мөмкин.

Фото: Валера Копылов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк