Казанның Җәмигъ мәчете төзелешенә нигез ташы
Бүген элеккеге «Кырлай» паркы территориясендә Казанның Җәмигъ мәчете төзелешенә нигез ташы салу тантанасы уза.
Әлеге чара Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында үткәрелә.
Истәлек ташында мәчетнең ислам кабул итүнең 1100 еллыгы хөрмәтенә төзелүе турында гарәп, татар һәм рус телләрендә мәгълүмат уелып язылачак.
Башта Россиянең 72 төбәгеннән, 5 чит илдән XII бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатлары ТР мөселманнары Диния нәзарәте катнашында күмәк өйлә намазы укыячак.
13 сәгатьтә мәчет төзелеше хөрмәтенә таш салу тантанасы узачак, ди татар-информ.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
1 июль 2022 - 16:10
-
1 июль 2022 - 13:03
-
30 июнь 2022 - 11:47
-
29 июнь 2022 - 13:49
-
28 июнь 2022 - 10:02
-
27 июнь 2022 - 10:32
-
25 июнь 2022 - 10:37
-
24 июнь 2022 - 13:47
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте