Логотип
Хәбәрләр

КАСТИНГ!

Февраль ае башында Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» әсәре буенча төшереләчәк нәфис фильмга кастинг үтәчәк. Актерларны билгеләүдә язучының хатыны Руфина Фәттахова да катнашачак.

“Кырык дүртнең май аенда” фильмына кастинг узачак

Февраль ае башында Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» әсәре буенча төшереләчәк нәфис фильмга кастинг үтәчәк. Актерларны билгеләүдә язучының хатыны Руфина Фәттахова да катнашачак.

 «Кырык дүртнең май аенда» фильмы февраль ахырында Арча районында төшерелә башлый. Гомумкешелек кыйммәтләрен пропагандалаган тулы метражлы нәфис фильмның режиссеры – Александр Далматов. Картинаның директоры Тинчурин театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов булачак. 

Фильм Татарстан Мәдәният министрлыгы субсидиясе хисабына Арча якташлыгы җитәкчелегендә төшерелә. Фильмның продюсеры – К.Тинчурин театры директоры, Арча якташлыгы җәмгыяте җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов. 

Фильмга сценарийны танылган драматург Шамил Фәрхетдинов белән Александр Далматов әзерләде. Сценарий Нурихан Фәттахның хатыны табибә Руфина Фәттахова белән килештерелеп, ул фильм төшерергә үзенең рөхсәтен бирде. 

 «Кырык дүртнең май аенда» фильмы Нурихан Фәттахның тууына 95 ел тулуга һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 78 еллыгына багышлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк