«КАЙТАВАЗ. Илһам Шакиров» концерты
27 май 19.00 сәгатьтә Камал театрының зур сәхнәсендә (Татарстан ур.,1) «КАЙТАВАЗ. Илһам Шакиров» дип исемләнгән концерт узачак.
Концерт бөек татар җырчысының тууына 90 ел тулу уңаеннан үткәрелә. Бу кичәдә Илһам Шакиров җырлары кайтаваз булып яңгыраячак һәм «Калеб» яшь буын иҗатчылары тудырган әсәрләр дә җырланачак.
Катнашалар: Филүс Каһиров, Алинә Шәрипҗанова, Артур Исламов, Эльза Исламова, Илүсә Хуҗина, Азат Каримов, Алинә Кәримова, Илгиз Мөхетдинов, Алмас Хөсәенов, Гөлназ Закирова, Айгөл Гардисламова, Татьяна Ефремова, Алсу Фәйзуллина, Динар Шәрәфетдинов, Элина Сафина, Рөстәм Хөсәенов, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры. Дирижеры – Ильяс Камал.
Алып баручылар: Эмиль Талипов һәм Резеда Сәләхова.
Концерт «Калеб» яшь буын җыены тарафыннан оештырыла. Проектның кураторы – Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының директор урынбасары, «Калеб» яшь буын җыены проектларының кураторы Лилия Гәрәева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
Комментарий юк