Логотип
Хәбәрләр

«Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясе - «Нур» театрында!

«Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясе - «Нур» театрында!

«Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясе - «Нур» театрында!

 

23 октябрьдә Пермь өлкәсенең Кудымкар шәһәрендә «Сообщение» IV милләтара театр фестивале ябылу чарасы узды. Русиянең төрле төбәкләреннән килгән  коллективларның  барлыгы алты спектакле каралды. Нәтиҗәләр буенча дәрәҗәле жюри бирелгән номинацияләрдә иң яхшы эшләрне билгеләде. Уфа “Нур” татар дәүләт театры конкурс программасында Зифа Кадырованың “Фатыйма” спектаклен тәкъдим итте. Төп рольне башкаручы артист Чулпан Раянова  «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңүче дип табылды.
Исегезгә төшерәбез, Зифа Кадырова повесте буенча «Фатыйма» драмасының («Көтеп узган гомер») премьерасы 2021 елның 26 мартында булды һәм «Нур» репертуарында иң әһәмиятле спектакльләрнең берсенә әверелде. Спектакль тамашачыларның гына түгел,ә театр тәнкыйтьчеләренең  дә игътибарын үзенә җәлеп итте. Режиссеры  - Башкортстанның халык артисты Азат Җиһаншин, инсценировка авторы - Башкортстанның  атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлнур Усманова. Агымдагы елның сентябрендә "Фатыйма"спектакле Чечня Республикасының Грозный шәһәрендә узган "Федерация" IV Бөтенрусия милли театрлар фестивалендә дә уңышлы катнашты.

Гөлшат Сафина,
Уфа “Нур” татар дәүләт театрының җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр бүлеге җитәкчесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк