Логотип
Хәбәрләр

Гүзәл тагын якынын югалтты...

Туарга тиешле сабый соңгы вакыйгалар шаукымында көчле стресс кичергән ди табиблар.

Социаль челтәрләрдә “Ут хатын – женщина Огонь» буларак билгеле Гүзәл Хөснетдинова 6 нчы баласын җирләгән. Билгеле булганча, күптән түгел Гүзәлнең сеңлесе Лилия Гафурова авариядә һәлак булды. Ул Чистай юлындагы “Хозур-хәләл” кафесы хуҗасы иде. Гүзәл ул вакытта көмәнле булган, әмма көмәнен яшереп йөргән. Туарга тиешле сабый соңгы вакыйгалар шаукымында көчле стресс кичергән ди табиблар. Гүзәл белән Рушанның 4 баласы бар. 5 нче һәм 6 нчы йөклелек менә шулай авыр төгәлләнгән. Әле Гүзәл сеңлесеннән калган кызы Латыйфаны да тәрбияли. Аллаһ сабырлык бирсен! Күпләр Гүзәлнең үз тормышында булган бу хәлләрне социаль челтәрләргә куеп баруын өнәми. “Хайп” дип атаучылар да бар. Сезнеңчә ничек? Чынбарлыкны Виртуаль дөньяга катыштыру кирәкме?

Фото 116.ру һәм Г.Хөснетдинованың шәхси аккаунты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк