Логотип
Хәбәрләр

Фирдүс «җырлый белмисең», дип көлде...

"Үземне зур заллар җыярмын, дип уйламыйм. Андый югары үрләргә омтыйлмыйм да..." (архив, 2021, февраль)

Архив, 2021 ел, февраль

Рафис, Сез татар эстрадасына ташкын булып кинәт килеп кердегез. Укучыбызны үзегез белән таныштырыгыз әле?

– Мин Норлат районы Кәкре Атау авылында туып үстем. Лаеш авыл хуҗалыгы техникумының юридик бүлегендә белем алдым, аннары дәүләт һәм муниципаль идарә юнәлеше буенча институт тәмамладым.

Җырлау, сәхнәдә чыгыш ясау теләге балачактан килдеме?

– Үземнең әллә ни тавышым булмаса да, җыр сәнгатен бик яратам. Күпләр мине көчле энергетикалы, үземә хас бер төрле харизмага ия артист буларак белә.

Дөресен генә әйткәндә, җырчы булырмын дип уйламаган идем. 2007 елда Норлатта яшәүче бер түрәнең юбилеенда Фирдүс Тямаев белән таныштык. Минем әнием Фирдүс белән мәҗлесләр алып бара иде, шул юбилейда миңа да җырларга тәкъдим итте. Мин ак костюмнан чыгып башка бер артистның җырын башкардым. Шул вакытта Фирдүснең миннән «Җырлый белмисең», – дип көлгәне исемдә. (Көлә.) Икебез дә мишәр, энергетикабыз буенча да бер төрле булгангадырмы, шул мәҗлестә килешеп киттек. Шактый вакыт мин аның төркемендә алып баручы булып эшләдем. Ул мине күп нәрсәләргә өйрәтте, хәзер дә һәрвакыт киңәшләрен биреп, минем иҗатымны күзәтеп тора.

Сезнең кызыл туегызда Фирдүс Тямаевның алып баручы булуы да очраклы гына түгел, димәк?

– Әйе, мин туема алып баручы буларак бөтенләй башка кешене сайлап, Фирдүсне кунак буларак чакырырга теләгән идем. Ул үзе «Әйдә, туеңны үзем алып барам, кешегә акча түләгәнче...» – дип ярдәмен тәкъдим итте. Ничә ел бергә эшләп, Фирдүснең минем туема дип аерым киемнәр тектереп, махсус яңа программа әзерләп килүе миңа зур куаныч булды. 

– Әти-әниегез сәнгатькә бәйле кешеләрме?

– Әти гомер буе колхозда бригадир булып эшләде, бүген дә шунда хезмәт куя. 60 яшендә булса да, йөгереп йөри әле, Аллаһка шөкер. Ә әнием җырлый, аның моңлы тавышы, табигый сәләте бар. Әниемнең минем концертларда да аерым чыгыш ясаганы бар. Ул да үз яшенә күрә бик актив һәм позитив тормыш алып бара. Алдагы көннәрдә дә әнием белән зур сәхнәләрдә бергә җырларга насыйп булсын иде. Шушы арада әни катнашында клип төшереп, халыкка күрсәтәсем килә. Шушындый әти-әнием булу белән мин чиксез горурланам!

Бәйрәм чаралары, туй мәҗлесләре алып бару өлкәсендә дә Сез бик актив. Эстрада җырчысы булу һәм тамада эшчәнлеге бер-берсенә комачауйлыймы?

– Фирдүс зур сәхнәгә менгәч, мин туйлар һәм бәйрәм мәҗлесләре алып бару эшенә керештем. Әйткәнемчә, җырчы булу ниятем юк иде. Фирзәр Мортазин белән Альфрет Якшимбетовтан бер-ике җыр алып яздырып карарга булдым. Халыкка ошады: күрше-тирә, якыннарым һәм дусларым бу омтылышымны хуплагач, мин җыр сәнгатенә ныклап кереп киттем. 

Үземне зур заллар җыярмын, дип уйламыйм. Андый югары үрләргә омтыйлмыйм да. Шулай да шушы иҗат юнәлешендә күп көч түккәч, репертуарымда шактый җырлар туплангач, аерым концертлар да куеп карыйсы килә. Аннары инде барысы да халыкның ничек кабул итүеннән тора. Әгәр тамашачы минем концертларга йөрсә – бу эшне дәвам итәчәкбез...

Ә мәҗлесләр алып бару – ул минем төп һөнәрем, яратып эшли торган эшем. Мин бу шөгылемнән беркайчанда баш тартмыйм.

Сез зур сәхнәгә менгәнче нәрсә белән шөгыльләндегез?

– Мәскәүдә торганда машиналар ремонтлый идем, лифтлар ясау белән дә шөгыльләндем. Яшь вакытта бер эштән дә тартынмадым, савыт-саба юарга, урам себерергә дә туры килде, терлек тә асрап карадым.

Сез – гаиләле кеше. Тормыш иптәшегез һәм кызыгыз белән дә таныштырыгыз әле. Бүгенге көндә Сез кайда яшисез?

– Тормыш иптәшем Лилия белән 9 ел бергә гомер итәбез. Ул һөнәре буенча хисапчы. Үзе җырларга яратса да эш урыны иҗатка бәйле түгел. 6 яшьлек кызыбыз бар. Бүгенге көндә фатир алып, Казанга килеп төпләндек.

«Син минем» җырына төшерелгән клибыгызга мөнәсәбәтле шактый тәнкыйть сүзләре яңгырады. Бу хакта Сезнең фикерегезне ишетәсе килә. Клипның идеясе кемнеке?

– Бу клипның идеясе минеке түгел, мин бары тик режиссёрларның идеясен кабул иттем. Автоматлар белән төшерелгән әлеге клипка карата төрле фикерләр яздылар. Әмма мин бу тәнкыйтьне яхшы кабул итәм, ул булырга тиеш. Иҗат ул төрле булырга тиеш.

Сезнең өчен иҗат – ул нәрсә?

– Иҗат минем өчен ул тормыш. Бүгенге көндә бөтен көчемне һәм мөмкинлегемне иҗатка сарыф итәм. Кайвакыт өйгә кирәкле әйберләр дә икенче планга кала хәтта, мондый вакытта гаиләм мине ачулана. Әгәр дә син иҗатка хыянәт итәсең икән, ул сине беркайчан да гафу итми. Башка эш белән шөгыльләнеп, иҗат үзе бара дип уйларга ярамый. Һәрвакыт халыкка хезмәт итәргә, тулысынча бирелеп эшләргә кирәк. Быел үзем өчен зур ачыш булды – мин җырларыма көйләр иҗат итә башладым.

Буш вакытымда спорт белән шөгыльләнәм, гаиләмне дә бу эшкә тартам. Алдагы елларда шактый гына авылда яшәдем, мин үзем бик авыл җанлы кеше. Хәзер туган авылыбызга еш кайтып булмаса да, ел саен без биредә матур итеп сабантуйлар уздырабыз.

Безнең укучыларыбызга әйтер сүзегез, теләкләрегез.

– Тамашачыларга шуны әйтәсем килә: безнең концертларыбызга килегез. Сез булмасагыз, безнең иҗат алга бармый. Тугры тамашачыбыз булганда безнең иҗатыбыз да чәчәк атачак, кәефебез дә күтәренке булачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк