Логотип
Хәбәрләр

Елак кызым Зөлфия

Зөлфия бəбкəемə, мин өйдə аз торгач, юньлəп күкрəк сөте элəкмəде. Əллə шуңа бик елак булды...

Ул халкыбыз өчен янып яшəде. Һəрвакыт халыкның яраткан җырчысы,

йөзек кашы булды, бар булмышын газиз миллəтенə багышлады. Мəшһүр

җырчыбыз, миллəтебезгə армый-талмый хезмəт иткəн бөек сəнгатькəребез

Әлфия Авзаловага 15 гыйнварда 90 яшь тулган булыр иде. Биредә укучыбызга

Ә. Авзалованың «Үзем турында» автобиографик китабыннан алынган

истәлекләр тәкъдим итәбез.

Зөлфия бəбкəемə, мин өйдə аз торгач, юньлəп күкрəк сөте элəкмəде. Əллə шуңа бик елак булды. Тиктомалга акырып елый, һич туктатып булмый иде. Мин өйдə юк чакларда, Җыракай (əнинең бертуган апасы Закирə апа) аңар ипи белəн шикəр чəйнəп, марляга салып, имезлек бирə. Шулай ул кызларымны, элекке заман карчыклары кебек, үзенчə карап үстерде. Зөлфиясе бигрəк күп суырды андый имезлеклəрне. Еламаган вакытларында Зөлфия үзе бик тере, шаян, күңелле кыз иде. Җəйлəрен үзем белəн гастрольгə алып чыксам, бер дə еламый, көйсезлəнми, тик сəхнə артында уйнап йөри. Нинди генə уңайсыз шартларга да түзə, юл йөрүне ярата иде. Бригадада бергə эшлəгəн дусларым да аны бик яраталар иде. Кулдан-кулга күчереп күтəреп йөрилəр иде. Бигрəк тə Юсыф абыйсы аны үз кызыдай яратып карый иде. Мин сəхнəдə җырлап торганда, аны сəхнə артында калган һəркем карый, уйната иде. Кайчакта концерт бик озынга киткəн төннəрдə ул арып сəхнə артында берəр җиргə ятып йоклап та китə. Төрле киемнəр җəеп урын əмəллəп биреп, кайсы да булса берəрсе аны йокларга сала. Еш кына ул Зиннур Гыйбадуллинның баян чехолына башын куеп йоклап китə иде. Без нəрсə ашасак, шуны ашап, без ни күрсəк, шуны күреп, гастрольлəрдə чыныгып үсте. Инде үзем белəн алып китəргə җай булмаганда, бигрəк тə кышларын, əбисе белəн өйдə калганда, əбисе чак кына ачуланса: «Гастрольгə китəм!» — дип елый икəн. Безне сагынып, безнең бригадада җырлана торган популяр җыр «Юллар, юллар»ны теле дə ачылып җитмəгəн Зөлфия болай дип җырлый икəн:

Юллал, юллал, авыл булса-

булсын...

Кайчакта мин сəхнəдə бөтен күңелем белəн бирелеп җырлап торганда, минем янга чыгып баса икəн дə, музыка ритмына биеп, боргаланып тора икəн, мин күрмим икəн. Зал гөр килеп көлешеп кул чаба башлагач, сизеп алып карыйм да, түзмичə, үзем дə көлеп җибəрəм. Ул шулай җырлап-биеп, сəхнə артында тəгəрəп үсте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк