Бүген Тукай көне!

Бүген Татарстанда Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу вакыйгасы билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан республикада күпсанлы тантаналы чаралар үткәрү планлаштырылды. Традиция буенча бу көнне ТР Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреатларын игълан итәчәк.  
  
✅8:00 сәг.  Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салынды (фотода).  
  
📌11:00 сәг. М.Җәлил ис. театрда республиканың әйдәп баручы җырчылары һәм мәдәният эшлеклеләре катнашында әзерләнгән бәйрәм концертында Рөстәм Миңнеханов 2023 елның Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреатларын игълан итәчәк.  
  
⚡Ә 14:00 сәг. М.Җәлил ис. театры бинасы янында урнашкан Г.Тукай һәйкәле янында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган шигърият бәйрәме узачак.  
  
🌷16:00 сәг. Г.Камал ис. театр каршындагы мәйданда гала-концерт булачак һәм «Мин татарча сөйләшәм!» республика конкурс-акциясенә йомгак ясалачак.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
2141
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы