Логотип
Хәбәрләр

«Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?»

Нәтиҗәләре 27 нче декабрьдән соң билгеле булачак.

Казан Башкарма комитеты хезмәткәрләре «Татарча диктант» язды

Аның нәтиҗәләре 27 нче декабрьдән соң билгеле булачак.

Казан шәһәре Башкарма комитетының 100гә якын хезмәткәре дөньякүләм «Татарча диктант» белем бирү акциясендә катнашты. Алар арасында төрле структура бүлекчәләрендә эшләүче хезмәткәрләр бар иде, кайберләре мондый диктантны һәр ел саен язса, икенчеләре  «Татарча диктант»та тәүге тапкыр катнашты.

Татар теленнән белемнәрен Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалык һәм гражданнарны яклау мәсьәләләре буенча урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, «Иске шәһәр» махсус территориясе префекты вазифаларын вакытлыча башкаручы Нияз Усманов та тикшерде.

Казан шәһәре Башкарма комитеты хезмәткәрләре, Татарстанның барлык катнашучылары кебек үк, татар язучысы, драматург, автор-башкаручы Зөлфәт Хәкимнең «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?» әсәреннән өзек язды. Диктант текстын «Тәртип радиосы» башкарма продюсеры Айваз Садыйров укыды.

«Казан» гаилә үзәге директоры Наилә Мелихова сүзләренчә, мәктәпне тәмамлаганнан соң ул беренче тапкыр татарча диктант яза. Сер түгел, катлаулы сүзләрне язганда, кыенлыклар да барлыкка килгән. Акциядән соң аның татар телендәге китапларны укуны яңарту теләге барлыкка килгән.

Социаль сәясәт идарәсенең социаль үсеш һәм гаилә иминлеге бүлегенең әйдәп баручы белгече Гөлия Вәлиуллова да «Татарча диктант»ны әле беренче тапкыр яза.

«Миңа әле акциянең атмосферасы бик ошады: барысы да татарча сөйләшә, күңелгә җылылык бөркелде. Айваз текстны бик төгәл укыды. Киләчәктә бу акциядә ел саен катнашасым килә. Башта диктантка барыр алдыннан бераз куркып та калдым, чөнки хәзер татар телендәге китапларны азрак укыйм. «Татарча диктант»тан соң фикерләр үзгәрде: күңел татарча китапларга тартыла башлады», – диде әйдәп баручы белгеч.

Айваз Садыйров «Татарча диктант» акциясендә диктор буларак беренче тапкыр катнаша. Башка елларны ул үзе дә әлеге диктантны яза торган булган. А.Садыйров КФУда укыта, беренче белеме буенча – инглиз теле укытучысы. Шуңа мөмкинлек булганда, балалар, студентлар, белем эстәргә килгән олылар белән коммуникация будырырга ярата. Кешеләрнең булган белемнәрен тикшерү өчен уздырылган чарада ярдәм кулы суза алганына сөенә.

«Миңа бүгенге аудитория белән эшләргә җиңел булды. Гадәттә эш барышында коммуникацияне дустанә мөнәсәбәтләргә борырга, юморга таянырга тырышам. Бүген дә кешенең ниндидер куркуын нейтральләштерер өчен бу методларны кулландым. Хәзер татар теленең кулланылышы профессиональ яссылыкта гына калып бара, камил дәрәҗәдә сөйләшү кими. Бу диктант тагын бер кат үзеңне тикшерергә мөмкинлек тудыра, үз өстеңдә эшләргә этәргеч бирә», – дип аңлатты «Тәртип радиосы» башкарма продюсеры.

Акциядә катнашучылар диктантны махсус бланкларда язды. Башкарма комитет хезмәткәрләренә «Татарча диктант» символикасы төшерелгән ручкалар һәм стикерпаклар тапшырылды. Диктант нәтиҗәләре 27 нче декабрьдән соң урнаштырылачак. Һәр катнашучы үз билгесен акциянең рәсми сайтында код сүзе – телефон номеры буенча белә алачак.

Исегезгә төшерәбез, акцияне Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан федераль университеты оештыра.

Автор фото: Денис Гордийко, Алина Тарасенко

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк