Әлмәттә «Аркадаш» дип аталган яңа театраль проект ачыла
Проект шушы төбәкнең үзенчәлекләрен өйрәнүне һәм сәнгатьтә яңа алымнар эзләүне максат итә.
Ил тарихын аерым төбәкләр тарихы, табигате, җирле халыкның йола-гадәтләре, холык-фигыле аша ачу омтылышы бу. «Аркадаш» проекты ике төрле лабораториядән тора. Лабораторияләр дәвамында остаханәләр эшләячәк, белгечләр, галимнәр, сәнгать әһелләре, җәмәгатьчелек белән очрашулар, фикер алышулар булачак. «КАРАШ» лабораториясе Проектның эшчәнлеге «Караш» лабораториясеннән башланачак. Бу лаборатория бүгенге көндә Россия мәдәният һәм сәнгать институтында (ГИТИСта) укучы яшь режиссерларны (Дамир Сидеев, Талия Төхвәтуллина, Илнур Гарифулла, Камил Гатаулла, Наҗия Галимова) берләштерә. Алар Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә районнарына кайтып, шул якларга гына хас күренешләрне, тарихи вакыйгаларны, бүгенге көнкүрешне өйрәнә һәм төбәк үзенчәлеген ачып бирердәй сәнгать алымнары эзли. Лабораториянең йомгаклау өлеше 2025 елның мартында Әлмәт шәһәрендә театраль фестиваль рәвешендә үтәчәк. «АВАЗДАШ» лабораториясе Икенче лаборатория төбәкнең рухи мәдәниятен өйрәнә, җирле мифларга һәм символларга мөрәҗәгать итә, ягъни кеше күңелендә чагылыш тапкан тарихи материал белән эшли. Бу лабораториядә «Әлиф» иҗат төркеме вәкилләре (Туфан Имаметдинов, Нурбәк Батулла, Йолдыз Миңнуллина, Эльмир Низамов, Мария и Марсель Нуриевлар) катнаша. Максат — үткән белән бүгенгене тоташтыра торган сәнгать әсәрләре иҗат итү. Бу әсәрләр 2025 елның көзендә Әлмәт шәһәрендә җәмәгатьчелек хөкеменә тапшырылачак. «Аркадаш» проекты театраль тәҗрибәләр аша аерым төбәкләргә, аларның мәдәни үзенчәлекләренә игътибар биреп, Татастанның мәдәни тормышын баетуны күз уңында тота. Проектны «Татнефть» хәйрия фонды алып бара. Эшне «Әлиф» иҗат төркеме оештыра. Проектның сәхифәсе: https://arkadash.tatar/ Социаль челтәрләрдәге сәхифәләр: https://t.me/arkadashtat | https://vk.com/arkadashtat | https://www.instagram.com/arkadashtat Журналистлар белән элемтәдә: Алсу Мансурова, +7 960-065-20-35.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк