Логотип
Хәбәрләр

Алдагы ике атнада сак булуыгыз сорала...

Тискәре уйларга бирешәсе килми, ләкин әлегә оптимист та булып булмый.

Якындагы ике атна катлаулы булачак. Табиблар шундый фараз җиткерә. «Бу көннәрдә кешеләргә аеруча саклану зарур. Битлек киеп, барлык чараларны үтәп йөрегез», — дип белдерә табиб-инфекционист, профессор Николай Малышев. Хәзер «омикрон» өстәлде. «Тискәре уйларга бирешәсе килми, ләкин әлегә оптимист та булып булмый. Гомумән, тагын ике атна әле бик авыр булачак», — диде Малышев. 

Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны арту сәбәпле, җиде мәктәп тулысынча ябылган, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Матбугат хезмәте. Минзәләдә – өч, Лаешта – ике, Чирмешән һәм Зәй районнарында берәр мәктәп эшләми. Татарстан мәктәпләрендә бүген 751 укучы иртәнге фильтрны узмады. Республикада узган тәүлектә 412  яңа очрак теркәлгән. Бу пандемия башланганнан бирле рекордлы сан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк