Юләрлекнең чиге юк: Данир Сабировтан яңа флешмоб

Күптән түгел Данир Сабиров ял итергә барып кайтты. Ял иткән арада җырчы һәм юмор остасы инстаграм тасмасында #танцуюхарумамбуру дигән флешмоб башлап җибәрә.

Күрәсең, бу сентябрь аенда артистлар чашып алган эстафетаның дәвамыдыр. Данир бик оста итеп биегәнен видеога төшереп ала һәм инстаграмга шуны урнаштыра. Шулай ук видео астында Рифат Зәрипов, Фирдүс Тямаев һәм Ришат Төхвәтуллинны билгеләп куя. 

Видеоның чыкканына инде берничә көн узды, ләкин флешмобта танылган блогер Рәфис Атаказ гына катнашты. «Хәзер мин дә куям мондый пост, чем я хуже других», – дип язган Рәфис, һәм чыннан да инстаграм тасмасына видеоны урнаштыра. Билгеләнгән Рифат та сүз әйтмичә калмаган: «Нууу держитесь ребят, мин репетицияне башладым», дигән булса да, биегәне бер дә күренми.

Рифат Зәрипов, Фирдүс Тямаев, Ришат Төхвәтуллин, Рәфис Атаказ – киләсе катнашычы кем булыр?

Автор: Г. Вәлиева

Фото/Инстаграм: @danir_sabirov87

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
177
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Мәдәни чаралар кайчан үткәрелә башлаячак?
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Связь поколений
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы